Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 декабрь 2020, 13:49

Ананас алсагыз...

Яңа ел өстәленә ананас куярга яратабыз, билгеле. Ул шактый кыйммәт тора, шуңа күрә дә аны игътибар белән сайларга кирәк.


Ананасның сабагы яшел төстә һәм каты, кабыгы тыгыз булырга тиеш. Кабыгы яшел төстә булу — ул әле өлгермәгән дигән сүз түгел. Ә кабыгында кара таплар күрсәгез, андый ананасны сатып алмагыз, ул артык өлгергән һәм бозыла башлаган булачак.
Ананасның сыйфаты бәясенә бәйле. Кыйммәт ананаслар өлгергәч җыелган була һәм кыска вакыт эчендә самолет белән кайтарыла. Арзанрак бәягә сатылучы ананаслар, кагыйдә буларак, өлгермәгән килеш җыелганнары һәм диңгез юлы белән кайтарылганнары. Андыйлар, гадәттә, юлда өлгерә. Шуңа күрә дә алардан хуш ис бөркелеп тормый.
Ананаска суккалап карагыз. Әгәр тонык тавыш чыга икән, димәк, ул өлгергән, ә бушлыкка суккандагы кебек тавыш чыкса, димәк, ананас артык өлгергән һәм эче кибә башлаган.
Өлгергән ананасның эчке ягы сары, ә өлгермәгәне аксыл төстә була. Кисел­мәгән ананасны бүл­мә җылы­лы­гын­да сакларга кирәк. Югыйсә, ул тәмен һәм хуш исен югалтачак.


Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: