Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 декабрь 2020, 11:35

Кан куермасын, дисәң...

Кайбер ризыклар моңа юл куймаска ярдәм итә.

Коронавирус белән авыручыларда еш кына кан куеру күзәтелә. Шуның аркасында инфаркт-инсульт һәм башка катлаулы йөрәк-кан тамырлары чирләре килеп чыгуы ихтимал. Белгечләр вируслы чирдән савыккач та кан сыеклаткыч дарулар эчәргә киңәш итә. Ләкин аларны табиб билгеләве буенча гына кулланырга ярый.

Шул үк вакытта туклануга да игътибар итәргә кирәк. Кайбер ризыклар да канны сыекларга ярдәм итә.

Әйтик, С витамины булган барлык ризыклар – лимон, әфлисун, томат, әче җиләкләр, гөлҗимеш канны сыекландыра. Кан сыекландыру өчен рационга күбрәк томат, гранат суты һәм мүк җиләге морсын кертергә кирәк. Кура җиләге, грейпфрутның йогынтысы аспиринга тиң, дип саный белгечләр.

Кызыл чөгендернең, шулай ук, балык, зәйтүн, җитен майларының да бу җәһәттән файдасын сизәрсез. Кан сыекландыру өчен көненә 1 аш кашыгы җитен мае кабул итү холестерин дәрәҗәсен киметә һәм кан куермауга булышлык итә.

Фото: wallpapers.99px.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Читайте нас: