Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 декабрь 2020, 11:55

Картаясыгыз килми икән...

Диетологлар һәр хатын-кызга кирәкле продуктларны атады.

Алар һәр хатын-кызга сәламәтлеккә бәйле проблемалар тумасын өчен кирәк. Ә сезнең өстәлдә бу продуктлар еш буламы?

Авокадо майларны яндыра һәм яшәртә.1998 елда авокадо дөньядагы иң туклыклы җимеш буларак, Гиннеcсның рекордлар китабына эләгә һәм диетологлар аны хатын-кыз сәламәтлеге өчен иң мөһим продуктларның берсе дип атый.

Кәбестә гормональ фонга ярдәм итә. Авокадодагы кебек үк, кәбестә фитоэстрогеннарга бай. Бу матдәләр организмга тәэсир-йогынтысы буенча хатын-кызларның физиологик гормоннарына охшаш.

Чикләвек авырлыкны киметә һәм кан тамырларын ныгыта. Чикләвекнең һәркайсы да файдалы. Иң мөһиме - норма турында истә тоту: атнага 1-2 тапкыр 35 грамм тирәсе.

Гранатлар анемиягә каршы көрәшә. Табиблар сүзләренә караганда, хатын-кызларда еш кына анемия күзәтелә. Гранат суты С витамины ярдәмендә аның үзләштерелүен тизләтә. Гранат картаюдан саклый.

Шулай ук, балык һәм диңгез продуктлары да картлыкка каршы көрәшә. Америка кардиологлары ассоциациясе мәгълүматларына караганда, хатын-кызларга атнасына кимендә ике порция майлы балык ашарга кирәк. Әмма атнага бер тапкыр ашау да аларны картлык чирләреннән саклап калачак. Өстәвенә, табиблар консервланган балыкның күрсәткечләре яңа тотылганыннан калышмый, дип билгеләп үтә.

Шулай ук, диетологлар хатын-кызларга вегетарианлыктан ераграк торырга киңәш итә.

Кыскасы, иреңә ит пешер, үзең дә шул арада чәйнәштереп утыр! Түлке ит!

Фото: уфа1.ру

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: