Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 декабрь 2020, 12:10

Еш тамак шешүдән ничек арынырга?

Мондый очракта гади генә катнашма ярдәм итәчәк.

Бал белән фейхоа катнашмасы турында сүз бара. Ул бик күп авырулардан дәва. Калкансыман биз һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, ларингит, ангина, нерв системасы какшау, шулай ук бу авыруларны профилактикалау өчен фейхоаны куллануның нәтиҗәлелеге исбатланган.Баллы фейхоа йод дефицитын компенсацияләргә ярдәм итәчәк, чөнки ул бу экзотик җимештә җиңел үзләштерелә торган формада. Йодтан тыш, аңарда С, В, Р, пектин һәм башка кыйммәтле матдәләр бар, ә С витамины микъдары буенча лимоннан калышмый.Баллы фейхоа әзерләү өчен алар тигез пропорциядә, ягъни 1:1 алына. Фейхоаны иттарткыч аша үткәреп, бал белән яхшылап бутарга, пыяла банкага салырга. Аннары капкач каплап, суыткычка урнаштырырга. Көненә 3 тапкыр берәр чәй калагы кабарга. Аңа күрәгә һәм әстерхан чикләвеге өстәргә дә була.Фото: kaprizulka.mediasole.ru
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Еш тамак шешүдән ничек арынырга? (rbsmi.ru)
Читайте нас: