Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 ноябрь 2020, 13:10

Тамак авыртудан ничек котылырга?

Табиб дарусыз гына дәвалау ысулын киңәш итә.

Югары категорияле һәм гомум практика табибы Лариса Алексеева гадәти ризыклар ярдәмендә тамак авыртуыннан ничек котылырга мөмкинлеген киңәш итә.

Белгеч сүзләренчә, татлы тамыр (корень солодки) тамак авыртуына каршы нәтиҗәле көрәшергә сәләтле. Әлеге үсемлекнең ялкынсынуга каршы көче тамак бизләре авыртканда да ярдәм итә.

Табиб тамак авыртуыннан җәфаланучы кешеләргә банан ашарга киңәш итә. Составында С витамины күп булу сәбәпле, банан савыгуны тизләтә.

Тамак ялкынсынган очракта кишер дә файдалы. Составында А витамины булудан тыш, әлеге яшелчә авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның төзәлүенә дә ярдәм итәчәк.

Фото: rgazeta.by

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tamak-avirtudan-nichek-kotilirga-535494/

Читайте нас: