Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 сентябрь 2020, 14:50

Алма, чия, слива агачларын кайчан утыртырга?

Җиләк-җимеш җыеп алынса да, көз - бакчачылар өчен җаваплы чор.

Суыклар башланганчы, октябрь аеның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.

Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә казып чыгаралар һәм туфракны йомшарталар, кәүсәләре тирәли мул итеп су сибәләр. Бакча җиләге түтәлләрен, яшь үсентеләр тирәсен тирес белән ашлыйлар.

Ботак кискеч белән агачтагы коры үсентеләрне кисәләр һәм яндыралар.
Вакытлыча урынга 10нчы октябрьдән соң да үсентеләр утыртырга була.Үсенте кышка шунда кала. Бу очракта аның тамырына ком сибү яхшы. Ай ахырында аны туфрак белән күмәләр. Әгәр мөмкинлек булса, үсентене ылыс белән каплыйлар. Болай эшләгәндә, аны тычкан кимермәячәк.

Иртә язда үсентеләрне һәр һәвәскәр бакчачы үзе планлаштырган урынга күчереп утырта ала. Әлеге эшләрне җиренә җиткереп үтәү - киләсе елның мул уңышына нигез салу дигән сүз.

Фото: flowertimes.ru


Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Alma-chiya-sliva-agachlarin-kaychan-utirtirga-467504/

Читайте нас: