Ышаныч
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 июль 2020, 20:20

Барбекю рәшәткәсен, шампурларны тиз чистарту ысулы

Их, ашап туйгач, шул уңайсыз эше дә булмаса икән... Әмма аны уңайлы итү юлы да бар бит!

Җәй - яшелчә-җимеш белән генә түгел, шашлык белән дә сыйлана торган күңелле вакыт. Тик аны пешергәннән соң, рәшәткәләрне юу гына бик мәшәкатьле. Шулай да аны юуның җиңел генә ысулы бар икән.

Башта рәшәткәләрнең суынганын көтәргә. Шул арада рәшәткә сыярлык пакет әзерләп куярга һәм аның эченә сыек сабын яисә савыт-саба юу өчен сыекча салырга кирәк. Пакет урынына пленка да кулланырга була.

Сыекчаны пакет буйлап таратырга, рәшәткәне салгач, пакетны тоткасыннан яхшылап бәйләп куярга. Шулай иртәнгә кадәр урамда калдырырга була.

Әгәр рәшәткәгез нык карайган һәм майлы булса, бер-ике көн пакетта тотыгыз. Аннары пакеттан алып, су астында губка белән юасы гына кала. Ул чип-чиста булып, кояшта ялтырап торачак.

Озак ялтырамасын, буш булмасын гына, дусларның ризыклары киң булсын иде, диясе килә!

Фото: https://go.mail.ru


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Barbekyu-r-sh-tk-sen-shampurlarni-tiz-chistartu-isuli-366037/

Читайте нас: