Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 июль 2020, 11:55

Кызыл һәм ак карлыган кайнатмасы

Гадәттә, кызыл һәм ак карлыганнан желе һәм компот ясыйлар

. Әмма кайнатмасы да бик тәмле була. Бары тик аны әзерләгәндә өч тапкыр кайнатырга кирәклеген онытмагыз гына.

Кайнатма өчен 1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр, 2 ст су кирәк булачак. Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп коеп, 6-8 сәгать тотарга кирәк. Аннан дуршлагка салып, сиробын агызыгыз. Янә утка куеп, кайнау температурасына җиткәнче тотыгыз. Сиропны уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыганнарны салырга була. Кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга кирәк. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытып, банкаларга тутырыгыз.

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Kizil--m-ak-karligan-kaynatmasi-357538/
Читайте нас: