Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 июль 2020, 11:55

Кура җиләге белән крыжовник джемы

1 литр кайнатма өчен 500 г крыжовник, 500 г кура җиләге, 600 г шикәр комы кирәк.

Крыжовникны юып, «койрыкларын» кисегез һәм эмаль кәстрүлгә салып, өстен каплап, сүрән генә утта җимешләр йомшарып, суы чыкканчы пешерегез. Аннары капкачын ачып, азрак куерганчы пешереп алырга кирәк. Кайнатма куера башлагач, кура җиләген, шикәр комын салып, кайнатып чыгарыгыз да, утны кысып, 5 минут пешерегез. Джемны кайнар килеш парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән ябыгыз.

Иренмәгез, эшләгез – кышын үкенмәссез!

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Kura-il-ge-bel-n-krigovnik-dgemi-357545/
Читайте нас: