Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
9 июль 2020, 12:05

Җир җиләгеннән компот

Кышын аның хуш исе җәйге болыннарны хәтерләтә.

Җир җиләге быел шулкадәр эре һәм күп, иренми җый гына! Кайнатма да ясадыгыз, туңдырып та куйдыгыз. Компотын да ясап карагыз әле. Ул чыннан да тәмле һәм бик файдалы эчемлек.
Компот ясау өчен 3 литрлы банкаларны, капкачларын 15 минут стерильләштерергә. Банкага юып, суы саркытылган 2-3 стакан җиләк, 1 стакан шикәр комы, кайнап торган су салырга һәм капкачын ябарга кирәк. Банканы шикәре эресен өчен селкетеп алыгыз. Аннары әйләндереп, төреп куярга һәм бер тәүлек тотарга. Компотлар суынгач, салкын урынга урнаштырырга да була.
Кышын, мунчадан соң, бигрәк тә, җир җиләгеннән компот бик шәп булачак.

Фото:xcom-hobby.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/ir-il-genn-n-kompot-357813/

Читайте нас: