Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 июнь 2020, 14:45

Быел кайда һәм ничек ял итү хәерле?

Яз буе үзизоляциядә өйдә яттык, урамга да сирәк чыктык. Инде эссе җәй уртасы җитте. Коронавирус китереп чыгарган чикләүләр озакламый бөтенләй гамәлдән чыгарылыр һәм кешеләр гадәти тормышка кайтыр, ял итәргә юлламалар алып, дөнья гизәр, дигән ышаныч белән яшибез.

Республикада
Башкортстанда да шаккатарлык матур урыннар байтак. Аларның күбесен сезнең күргәнегез, ишеткәнегез дә юктыр әле! Берничәсе турында сөйләп китәм.
Уфадан 40 чакрым ераклыкта Зәңгәр күл дип аталган кечкенә сулык урнашкан. Ул ел саен үз янына дистәләрчә мең туристларны җыя. Әмма анда су керүчеләр аз, чөнки күл төбеннән чишмә бәреп чыга.

Башкаланың үзендә дә серле, сез күрмәгән-белмәгән урыннар бар. Шуларның берсе – Асылмалы таш. Аны Октябрь проспектындагы “Дан бульвары” яисә “Шәһәр мәдәният сарае” тукталышларыннан көнбатышка таба төшеп, арытаба урман ерып, тимер юлы аша чыгып табарга була. Биек тау битеннән текә кыя өстенә чыккач, Агыйдел елгасына искиткеч күренеш ачыла. Куркуыңны җиңеп шуның өстенә бассаң, кыя “һавада” асылынып торган кебек. Әмма, бу төр сәяхәт куркыныч. Селфи төшкәндә бик сак булырга кирәк.

Шулай ук, республиканың күркәм урыннарыннан: Дәүләкән районындагы Асылыкүлне һәм Туймазы районындагы Кандракүлне, Стәрлетамак Шиханнарын, Морадым тарлавыгын, Күкрәвек шарлавыгын, Салават Юлаев мәгарәсен һәм башкаларны атарга мөмкин.

Тыныч һәм салмак ял итәргә яратучыларга республикадагы Янгантау, Танып, Яктыкүл, Карагай һәм башка күптөрле шифаханәләр һәм ял итү урыннары ошар.

Русия буенча
Илебезнең истәлекле урыннары турында берничә сүз белән генә язып бетереп булмый. Игътибар үзәгендә торганнары арасында: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләре. Шулай ук, туристлар арасында популярлык яулаган Кырым, Сочи, Урал таулары, Байкал күле, Камчатка күлләре һәм вулканнары, Хибин таулары һәм башкалар.


Чит илләрне сайлаганда
Гадәттәгечә, русиялеләр арасында ял итү өчен иң популяр ил –Төркия. Алга таба Абхазия, Казахстан, Грузия һәм Кипр. Бу илләрдә ял итүне оештыру – иң җиңелләрдән. “Все включено” юлламасын сатып алу да җитә. Гадәттә, андый юлламаларга юл хакы, кунакханәдә яшәү, ашау һәм экскурсияләр дә кергән була.

Нинди транспортта?
Монысы барыр урыныгызга бәйле. Русия эчендә сәяхәт иткәндә поездлар башка транспортка караганда арзангарак төшә. Кире яклары: уңайсыз транспорт, эссе, кеше күп һәм тавышлы.

Самолетка килгәндә – ул иң тизе. Әмма билет хаклары күп кешенең чәчен агартырга мөмкин. Елына бер тапкыр, тиз һәм уңайлы сәяхәт итү өчен мондый хакка кайвакыт түзәргә дә була.

Машинада иң түземлеләр сәяхәт итә. Иксез-чиксез илебезне мондый транспортта гизәр өчен бик күп вакыт һәм ягулыкка күп акча түгәргә әзер булыгыз. Уңай яклары арасында үзегезнең транспортта тик үзегез яисә гаиләгез белән бергә булуны әйтергә мөмкин. Өстәвенә, юл уңаена пассажирлар алып, ягулыкка чыгымнарны каплау мөмкинлеге дә бар.


Самолет һәрчак шулай кыйммәтме?
Юк. Сәфәрегезне 3-4 һәм аннан да күбрәк ай алдарак планлаштырсагыз, самолетка билетларны арзан хакта эләктерергә мөмкин. “АвиаСейлс”ның веб-сайтында яисә кушымтасында кирәкле сәфәр юнәлешен сайларга була. Календарьда яшел төс белән иң арзан хаклы даталар күренеп торачак. Өстәвенә, рейсның хакы төшү белән кушымтаны сезгә мәгълүмат җибәрер өчен көйләргә була. Кайбер очракларда бу поезддан да арзанрак чыгарга мөмкин.

Нәрсәгә әзер булырга?
Чикләү чаралары республика һәм ил эчендә бер-бер артлы гамәлдән чыгарыла. Русия су һәм коры җир юлларын ачты, озакламый һава юллары да ачылачак. Шулай ук күп илләр чикләрен ачты һәм туристларны көтә. Ә башка илләр июньдә-июльдә ачачак. Әмма хәвефсезлек чаралары хакында да онытырга ярамый. Битлек һәм перчаткалар һәрвакыт булырга, дистанция сакланырга тиеш. Аэропорт, вокзалларда моңа мотлак әзер булырга кирәк, тән температурасы да тикшереләчәк.

Балалар өчен билет
Балалар өчен поезд һәм самолет билетлары, юлламалар алганда күптөрле ташламалар каралган.
Поездда 5 яшькә кадәрге балага бер өлкән кеше белән бергә бушлай йөрергә рөхсәт ителә. Бу очракта билет сатып алынмый, аңа аерым урын тиеш түгел. Шулай да, әгәр аерым урын кирәк, дип саныйсыз икән, 5 яшьтән 10 яшькә кадәргеләр өчен балалар билеты каралган, аның тарифы түбәнрәк. 10 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар, өлкәннәр кебек үк, тулы хакка йөри.

Самолетта 2 яшькә кадәр бала ата-анасының кулында урынсыз тыныч кына оча ала, һәм еш кына аның өчен йә бөтенләй түләргә кирәкми, йә аз гына сумманы кертергә кирәк булачак.

12 яшькә кадәрге балаларга урын мотлак рәвештә рәсмиләштерелә. Бу яшьтәге балаларга ташламаны барлык авиакомпанияләр дә бирергә әзер түгел.

Яшәү урыны
Хәзер кунакханәләр саны бихисап күп. Әмма алар да вакыт үтү белән икенче планга күчә. “Airbnb” (“Эйрбиэнби”) веб-сайтында яисә телефон кушымтасында дөньяның теләсә кайсы почмагында вакытлыча фатир табарга була. Русиядәге сәфәрегездә дә, чит илләрдә дә бу кушымта зур ярдәм күрсәтәчәк. Уңай яклары арасында: вариантлар күплеге; фатирның фотолары һәм башка кунакларның бәяләмәләре; чит илдә дә русияле банк картасы аша түләп булачак; хаклар да кунакханәдәгедән күпкә арзанрак.

Сәхифәне Денис ТАВАЕВ әзерләде.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Biel-kayda--m-nichek-yal-it-h-erle-339888/

Читайте нас: