Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
31 март 2022, 11:10

Мөслимəлəр берлеге

алларына мөһим максатлар куя

Мөслимəлəр берлеге
Мөслимəлəр берлеге

Ниһаять, районыбызда «Башкортстан мөслимəлəре берлеге»нең (Союз мусульманок Башкортостана) филиалы оештырылды. Оешманың эшен алып бару өчен һəр авылда тагын да филиаллар ачарга кирəк булачак, ин шəə Аллаһ. Мөслимəлəр берлеге — җəмəгать оешмасы. Монда башка берлəшмəлəр белəн бергə хезмəттəшлек итү күзаллана. Оешманың максаты — җəмгыятебездə рухи кыйммəтлəрне: изгелек, ярдəмчеллек, кеше хəленə керə белү, олыларга хөрмəт белəн карау, гаилə дəрəҗəсен күтəрү, балаларга, яшьлəргə əхлак тəрбиясе бирү, буыннар бəйлəнешен тергезү һəм башка шундый мөһим эшлəрне башкару. Бу эшлəрнең нигезендə иман тəрбиясе булырга тиеш. Без, иманга кайтып, балаларыбызны иманда тəрбиялəп кенə, яшəешебезнең асыл максатына ирешə алырбыз. Оештыру эшлəрендə актив катнашкан Земфира Фəтихҗан кызына, Мəсүфə Əснаф кызына һəм Раушания Нурмөхəмəт кызына рəхмəтлемен. Оешманың эшендə телəге булган һəр кеше катнаша ала.

Безгə, хөрмəтле хатын-кызлар, сезнең ярдəмегез кирəк булачак. Бергə һəм бердəм булганда гына уңышка ирешеп булганын һəркем белə. Аллаһ барыбыздан да риза булсын! Безнең бөтен гамəл-гыйбадəтлəребез дə Аллаһ Сөбхəнəһү вə Тəгалəнең ризалыгы өчен! Əəмиин!

Сəлимə Əбүбəкерова, Аскын мөслимəлəр оешмасы җитəкчесе.

 Марат Юнысов фотосы.

Мөслимəлəр берлеге
Мөслимəлəр берлеге
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: