Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
2 август 2020, 01:10

Тәлгать Таҗетдин Корбан бәйрәмендә санитар нормаларны үтәгәне өчен мөселманнарга рәхмәт белдерде

Кичә мөселманнар изге бәйрәм - Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Иртә таңнан Башкортстан дин әһелләре мәчетләрдә бәйрәм намазларына ашыкты. Уфада төп бәйрәм гыйбадәте, гадәттәгечә, «Лалә-Тюльпан» мәчетендә узды. Аны Баш мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин уздырды.
Рухи лидер мөселман кардәшләренә санитар нормаларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм халыкны коронавирус белән бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларына игътибарлы булырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм гыйбадәтләре эпидемиологик хәлне, югары әзерлек режимы таләпләрен һәм Роспотребнадзор тәкъдимнәрен исәпкә алып узды.
"Коронавируслы пандемия – Ходай сынавы, һәм бу минутларда без бергә булырга һәм дәүләт тарафыннан кабул ителә торган барлык законнарны үтәргә тиеш һәм, һичшиксез, бу авыру белән көрәшүче медикларның күрсәтмәләрен үтәсәк иде", - дип өстәде.
Фото: Башинформ агентлыгы

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/T-lgat-Ta-etdin-Korban-b-yr-mend-sanitar-normalarni-t-g-ne-chen-m-selmannarga-r-hm-t-belderde-391481/

Читайте нас: