Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
30 июль 2020, 11:50

Корбан чалу — Аллаһы Тәгаләгә якынаю чарасы

Дини бәйрәмнәребез Аллаһы рәхмәте белән безне сөендереп тора. Җир йөзенең төрле почмакларында яшәүче ике миллиардка якын мөселман халкы Корбан гаетен сагынып, әзерләнеп көтеп ала, аны тиешенчә үткәрү өчен алдан ук хәстәрен күрә. Бу бәйрәм нечкәлекләре хакында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең Аскын районы буенча имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт белән әңгәмә кордык.

— Корбан сүзе, корбан чалу тәртибен аңлатып китсәгез иде.
— Корбан “карубә” дигән сүзнең аңлатмасыннан килеп чыккан. Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. “Сезне — адәм балаларын һәм җеннәрне фәкать миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым”, — ди Аллаһы Коръәндә (“әз-Зәрийәт” сүрәсе, 56нчы аять). Менә шушыннан килеп чыга инде яшәвебезнең мәгънәсе. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу — гыйбадәт кылып корбан чалу. Корбан чалу ул гыйбадәткә керә, ягъни Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер чарасы. Корбан — Аллаһыга якын булу өчен, Корбан бәйрәмендә чалынган хайвандыр.
Корбанны бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә чалырга кирәк, ягъни чалганда, ниятне дөрес итеп куярга кирәк. Кайвакыт шундый сораулар бирәләр: йорт нигезенә атап, үлгән кешегә атап чалырга ярыймы? Иң беренче ният — бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен. Аннары фәлән-фәлән исеменнән яки үземнән дип ният кылырга, яки үлгән кешегә булган очракта, шуның рухына дога булып барсын иде, дип теләргә мөмкин. Йорт нигезенә, нигез хуҗаларына булсын, дип чалу тыела. Йорт хуҗасы, йорт иясенә чалабыз, диләр. Йорт нигезенә һәм йорт хуҗасына корбан чалу дигән нәрсә юк. Шуны яхшы итеп белергә кирәк: корбан чалу, фәкать, Аллаһы ризалыгы өчен һәм инде үземнән яки фәлән-фәләннән дип атап чалынырга тиеш. Әгәр корбан чалган вакытта, корбан чалдыручы кеше үзе якында торса, бу яхшырак була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең кызы Фатыймага: “Корбаныңны чалганда янында тор, чөнки синең гөнаһларның корбанның беренче тамчы каны таму белән үк ярлыканыр”, — дип әйткән. Корбан чалу вакытында хуҗасы шунда булса хәерледер.
— Корбанны кемнәр чалырга тиеш?
Корбан чалу дигәндә, бездә янәдән дә киң таралган шундый нәрсә бар: фәкать мулла яки укый белә торган кеше чалырга тиеш, дип әйтәләр. Иң дөресе — ихлас күңелдән булган мөселман кешесе чала ала. Аның шарты асылда катлаулы түгел: “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр” дип чалырга кирәк. Әйткәнемчә, Аллаһы ризалыгы өчен. Хатын-кыздан башка, кемнән икәнен әйтеп, теләсә кем чала ала. Һәрбер мөселман үзенә үзе чалса, хәерлерәк. Шуңа күрә кемнедер алып килү кирәк түгел. Ике рәкәгать намаз уку яхшырак, укымаса да куркыныч юк. Әгәр тели икән, савап булсын, әҗер булсын дисә, шөкер итеп, Аллаһы Тәгалә бу корбанлыкны биргән миңа, янәдән дә киләсе елларда, шушылай корбан чалырга насыйп булса иде дип, ике рәкәгать намаз укый ала. Әмма бу төп шартларга керми. Кемнең укыйсы килә, шул укый. Анысы мәҗбүри түгел.
— Корбан ничә өлешкә бүленергә тиеш?
— Корбан, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча, өч өлешкә бүленә. Беренчесе — фәкыйрьләргә, мохтаҗларга; икенчесе — туганнарга, күршеләргә; өченчесе — үзеңә, үз гаиләңә. Әгәр дә үзе мохтаҗ хәлдә булса, бөтенләе белән үзенә тотарга да мөмкин. Шуңа күрә, катгыйлык юк, үзеңнең хәлеңә карап хәл ителә. Шуны истә тотарга кирәк: корбан чалуның җәмгыятьтә зур сәяси роле бар. Ул да булса, фәкыйрьләрнең, ятимнәрнең хәлләрен җиңеләйтү.
— Корбан итенең сөякләрен нишләтергә?
— Корбан итенең сөякләрен, башларын нишләтергә, дигән сорауны еш бирәләр. Күпләр бу артык җирләрне чишмәләргә, елгаларга аталар. Беренчедән, бу — шәригатьтә булмаган нәрсә. Икенчедән, бу табигатьне пычрату. Мәҗүсиләр генә шулай эшләгән. Хайванның кирәкмгән җирләрен җиргә күмәргә кирәк. Мөмкинлек бар икән, хайваннарга, кошларга ашатырга була. Әлбәттә, теләсә кайда таралып ятмасын инде. Ә тиресен саткан очракта хакын сәдака итеп бирәсе. Иләпме, иләмичәме, үзеңнең кирәк-ярагыңа куллансаң да ярый.
— Кеше гомерендә корбан чалу ничә тапкыр башкарылырга тиеш?
— Әйткәнемчә, мөмкинчелеге була икән, һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселманга ел саен Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча корбан чалу ваҗиб. Һәрбер мөселман моңа омтылырга тиеш. Бездә мөселман кардәшләр, гомеремдә бер тапкыр чалдым да шул җитә, дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу гамәл ел саен башкарылырга тиеш. Чалганда, кайбер кешеләр быел үз исеменә, икенче елда хатынына, ә өченче елда кызына яки малаена атап чала. Шәригатьтә, Мөхәммәд галәйһис-сәлам сөннәтенә карасак, ул фәкать гел үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән чалган. Ир кеше — гаиләдәге хуҗа. Ир кеше корбанны үз исеменнән чала икән, ул шушы гаилә исеменнән була инде, ягъни гаилә өстеннән дә корбан чалу җаваплылыгы төшә.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Форсаттан файдаланып Корбан гаете уңаеннан ихлас тәбриклим! Һәммәгезнең бәйрәмнәре мөбарәк булсын! Гаилә вә балаларыгыз белән дөньяның вә ахирәтнең шатлык-куанычларына лаек булыгыз!
— Эчтәлекле әңгәмәгез, фәһемле киңәшләрегез өчен рәхмәт!
Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: