Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
25 Май 2020, 00:50

Иман нуры һәм рухи тынычлык!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мөселманнарны Ураза гаете белән тәбрикли.

Котлау аның рәсми сайтында басылды. Анда болай диелә:

"Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Быел бәйрәм тантаналары чикләүләр белән бәйле махсус форматта уза, үз-үзеңне дөрес итеп тотуны таләп итә. Халыкка һәм рухи лидерларыбызга зирәклек һәм түземлек, кешеләрнең иминлеге турында аңлаулары һәм кайгыртулары өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Бөтен кешелек дөньясына зур куркыныч белән янаучы яңа коронавирус пандемиясенә каршы киеренке көрәш көннәрендә без сезнең белән мәрхәмәтлелеккә, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларына, мохтаҗларга ярдәм итүгә әзерлегебезне чын мәгънәсендә бәяли алдык. Рухи һәм дөньяви күрсәтмәләрне үтәп, сынауларны лаеклы һәм сабыр итеп үтәбез, бердәмлек, ихтыяр көче һәм җаваплылык күрсәтәбез.

Башкортстанның мөселман өммәте хәзерге җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен, динара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертә, хәйрия, мәгърифәтчелек һәм социаль проектларда актив катнаша.

Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Изге Ураза бәйрәме безнең өйләребезгә җылылык һәм уңайлылык, иман нуры һәм рухи тынычлык алып килсен!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров".

Фото: glavarb.ru


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Iman-nuri--m-ruhi-tinichlik-285328/

Читайте нас: