Ышаныч
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
20 Май 2020, 11:30

Ураза бәйрәмен өйдә үткәрергә туры киләчәк

Русия Президенты Владимир Путин Русия мөселманнарын шул хакта үтенде.

Русия Президенты Владимир Путин Дагыстан Республикасы җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән киңәшмәдә мөселманнардан Ураза бәйрәмен өй шартларында билгеләп үтүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу COVID-19 коронавирусы таралуы белән бәйле. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Дагыстанда бу бәйрәмгә зур хөрмәт белән карыйлар һәм борынгы гореф-гадәтләрне саклыйлар. “Шунысы да мәгълүм, руханилар дин тотучыларны, ислам тарафдарларын, хәзерге вакытта бу бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, коллектив догалардан һәм зур компанияләр белән бергә җыелу традициясеннән әлегә тыелып торырга чакыралар”, – диде Путин. Ул “аларның абруйлы сүзе һичшиксез ишетелер" дигән өмет белдерде.

Президент билгеләвенчә, хәзер мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара, быел ул 24 апрельдә башланды, ә биш көннән, ягъни 23 майда тәмамланачак.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Дагыстан COVID-19 коронавирусын йоктыручылар саны буенча илдә бишенче урында тора. Төбәктә 3460 авыру очрагы теркәлгән. Моннан тыш, республика үлем очраклары саны буенча Русия төбәкләре арасында “лидер”ларның берсе (29 кеше).

Ураза гаете ислам календаренең иң төп ике бәйрәм көненнән берсе, ул изге Рамазан ае дәвамында барган ураза тәмамлануны аңлата. Быел бәйрәм 24 майга туры килде. Бәйрәм көнендә мөселманнар бәйрәм намазын, яхшы кием кияләр һәм традицион ризыклар әзерлиләр. Догадан соң алар бәйрәм өстәлләре әзерлиләр, күршеләрен, туганнарын һәм дусларын кунакка чакыралар, шулай ук бүләкләр белән якыннары янына баралар.

Ураза гаете рәсми рәвештә Русиянең берничә республикасында ял көне дип игълан ителгән. Атап әйткәндә, бу исемлеккә Адыгея, Башкортстан, Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар Республикасы, Карачай-Чиркәс Республикасы, Татарстан, Чечня һәм Кырым керә.

Фото: Likes.ru

Автор: Илдус Фазлетдинов
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Uraza-b-yr-men-yd--tk-rerg-turi-kil-ch-k-276258/
Читайте нас: