Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
18 Май 2020, 13:50

Кадер киче мең айдан да кадерлерәк!

Кадер кичәсе – изге Коръән Кәримдә искә алынган иң мөһим, иң әһәмиятле кичә.

Бу төн – язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Ул рамазан аеның 26сыннан 27нче киченә (19ыннан 20 майга) туры килә. Рамазан аеның соңгы өч төне дә изге санала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак.

Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар. Нәкъ менә Кадер төнендә Коръән Кәримнең төп нөсхәсе, Аллаһы Тәгаләнең көрси-тәхете өстеннән алынып, Җәбраил фәрештә тарафыннан күкнең җиргә якын катына күчерелә һәм, шуннан торып, аның эчтәлеге пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә иңдерелә.

Бу изге кичәдә дога кылырга, намаз, Коръән Кәрим укырга, тәүбә итәргә, сәдака бирергә, үлгәннәрне искә төшерергә һәм дин кардәшләреңне шатландырырга кирәк.

Кадер төне мең айдан да кадерлерәк! Ул төнне догада, зекердә, намазда яки гыйбадәттә үткәргән мөселман мең ай буе гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер-савап алачак. Мең ай – ул 83 ел дигән сүз!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар", – дигән.

Галимнәр аңлатуынча, Кадер кичәсенә хас булган аерым билгеләр бар: ул кичә нурлы, тыныч, матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; болытлар йөрмәс, җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр.

Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булсын) пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның сәламе һәм салаваты булсын) сорады: “Кадер төненә ирешсәк, нинди дога кылырга кирәк?”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы доганы өйрәтте: "Әллаһүммә иннәкә гафүүн, тухиббуль гафүә, фагфү ганний". Тәрҗемәсе "Йә Аллаһ, һичшиксез, Син — гафу итүче. Гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит!"

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Kader-kiche-me-aydan-da-kaderler-k-273849/

Читайте нас: