Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
24 апрель 2020, 13:30

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Бүген – Рамазан-Шәриф аеның беренче көне. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып, кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.

Сөенечләре

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”, —диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әлхәмдү­лилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлы­касаң иде”, — дип, ризыкны “бисмилла” әйтеп кабуыбыз, бу — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, бу — кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тот­кан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез”.
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу — бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тоту­чының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диелгән Рәсүлебез галәйһиссә­ләмнең хәдис-шәрифендә.

Изге ай кагыйдәләре

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәга­ләнең ризалыгы өчен, таң белен­гәненнән алып, кояш баеганчы Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.
15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан әхирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кыл-ганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәк­кәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.

Тыелган мәкруһ эшләр

Файдасыз сүзләр сөйләү; әдәпсез сүзләр сөйләү; мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман сагызы яисә кибет сагызы чәйнәү; авыздан үбү; авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу; нинди дә булса гөнаһ эш кылу; авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.

Дөрес саналганнары

Сатып алыначак ризыкны йотмыйча татып карау; күзгә сөрмә тарту; балага ризык чәйнәп бирү; мыек һәм иреннәрне майлау; теш чистарту; кан алдыру; сөлек салдыру; комган белән госел коену; мунчага кереп тирләп чыгу; сабын белән юыну.

Боза торганнары

Борчак кадәр генә булса да ризык йоту; бер тамчы булса да су эчү; дару эчү; укол кадату; якынлык кылу; күзгә дару салу.
Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте (“җәзалы” 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше исенә төшү белән кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.
Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.
Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип, сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип, авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.
Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн рузасына да.
Сәфәрдәге кеше, йөкле яисә бала имезүче хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кыла.
Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә, мосафир булдым, дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы, уразадагы кебек, ашамый-эчми торырга тиеш.
Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата, яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Савыкса, каза уразасын тота.

Игътикаф

Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә — кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикаф кылу — сөннәт. Игътикаф кылучы ирләр мәчеттә ашый, эчә һәм йоклый.

Фитыр сәдакасы

Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла.

Тәравих намазы

Тәравих намазы — Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгать итеп — 10 тапкыр, 4әр рәкәгать итеп, 5 тапкыр укыла.
“Тәравих” сүзе “ял итү” дип тәрҗемә ителә. Бу намазның шулай аталуы шуның белән аңлатыла ки, һәр 2 яисә 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала.
Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң зикерләр әйтелә, Рама­занның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.
Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты. Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты. Өченче ункөнлек — Ал­лаһның газабыннан котылып, рәх-мәтенә ирешү вакыты.

Ул кемгә фарыз?

Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.

Алар нәрсәдән гыйбарәт?

Ният кылу. Ашау-эчүдән тыелу. Якынлык кылудан тыелу.
Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать калганчы ният кылып өлгер­сәгез дә ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.

Сөннәтләре

Таң атканчы сәхәр ашау. Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эш­ләр­дән тыюны ният кылу. Буш вакыт­та Коръән һәм дини китаплар уку. Кояш баегач та авыз ачу.

19 май (26нчы рамазан) – Кадер кичәсе. 24 май (1нче шәүвәл) – Ураза бәйрәме.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Ramazan-ae-m-bar-k-bulsin-236205/

Читайте нас: