“Кадерле ватандашлар, дин кардәшләребез!
23 апрельдә кояш баю белән изге Рамазан ае башлана. Мөселманнар ураза тота башлый. Бу ашаудан тыелып тору гына түгел, җаннарыбызны тәрбияләү һәм камилләштерү дә.
Карантин көннәрендә безгә акылыбыз һәм тормыш таләбе өйдә калырга куша. Ходай насыйп итсә, бу эпидемияләр үтәр, гадәти тормышыбызга кайтырбыз.
Әйе, без мәчетләрдә күмәкләшеп дога кылулардан, күмәк җомга намазларыннан мәхрүм ителгән, ләкин хәзер гаҗәп коммуникация чаралары бар, алар безгә күңел ачарга гына түгел, бер-беребез белән аралашырга, белемнәребез белән бүлешергә дә ярдәм итә.
Бу изге айны шәфкатьлелек кылуга, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлагыз һәм, һичшиксез, Ходайның мәрхәмәтен һәм Рамазан бәйрәмен без рәхмәтләр һәм бу дөнья бәхетенә ышаныч белән каршыларбыз," - диде ул.
Фото: Cdum.ru