Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
17 апрель 2020, 18:35

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең җомга вәгазьләрен онлайн карап була

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Инстаграмда үзизоляцияләү режимы вакытында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдиннең җомга вәгазьләрен онлайн-трансляцияләү узачак.

Хәзер һәр мөселман, шулай ук теләге булган һәркем, үгет-нәсыйхәт һәм Русия мөселманнары дин башлыгының вәгазен туры эфирда ишетә алачак!
Инстаграмда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте битенә күчегез һәм заманыбызның күренекле Ислам дин әһелләренең берсенең вәгазен карагыз!

Трансляция һәр җомгада үткәреләчәк. Башлана Уфа вакыты белән 13 сәгать 30 минутта (Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 30 минутта).

Русия мөселман өммәте башлыгы үткәргән җомга намазында "онлайн"да катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең вәгазен карарга мөмкин булган Үзәк диния нәзарәтенең Инстаграмдагы битенә сылтама: instagram.com/cdum_russia.

Фото: ЦДУМ РУ.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Bash-m-fti-T-lgat-Ta-etdinne--omga-v-gazl-ren-onlayn-karap-bula-224322/

Читайте нас: