Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
7 апрель 2020, 13:50

Бәраәт кичәсе

7 апрельдән 8нә — Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм həртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге, гамәл дәфтәре алышынган көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышларын билгели.

Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләренең һәм мәрхүмнәрнең гөнаһларын ярлыкавын сорап дога кыла.
Әмир авылында яшәүче Гадилә Хәбир кызы Әхмәтова шушы бик фазыйләтле һәм нурлы кичәгә кагылышлы бик фәһемле аңлатма бирә.
Бәраәт көнен – уразада, төнен гыйбадәттә үткәрү фарыз. Бәраәт кичәсе намазлары ястүдән соң укыла. Һәркайсысын ниятләп укырга кирәк. Беренче намазның нияте: “Йә, Раббым, Бәраәт кичәсенә ирешкәнемә Үзеңә шөкер итеп, бу кичәне хөрмәт итеп, Үз ризалыгыңны өмет итеп, җиңел кәсеп, хәләл ризык өмет итеп, махсус нәфел намазы үтәргә ният кылдым”. Намаз ике рәкәгатьтән тора. Икенче намазның нияте: “Йә, Раббым, Бәраәт кичәсенә ирешкәнемә Үзеңә шөкер итеп, мәгърифәтеңне, илаһи гафуыңны өмет итеп, махсус нәфел намазы үтәргә”. Монысы сигез рәкәгатьтән тора. Өченче намаз нияте: “Йә, Раббым, Бәраәт кичәсенә ирешкәнемә Үзеңә шөкер итеп, кабер газабыннан имин булуны үтенеп, махсус нәфел намазы үтәргә”. Монысы да сигез рәкәгатьтән тора. Бу көнне намазлардан соң укыла торган махсус догалар да бар. Шулай ук бу кичәдә хәленнән килгән кешегә өч мәртәбә “Йәсин” сүрәсен укырга тәкъдим ителә.
Хөрмәтле җәмәгать, бу мөбәрак кичәне бушка уздырмыйк, көндезен ураза тотып, ә кичен гыйбадәтләр кылып үткәрик. Барчабызга шушы мөбарәк кичәдә тәгать-гыйбадәтләр, тәүбәләр кылып, күңелләребезне пакьләргә, нурландырырга, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.
Читайте нас: