Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
6 март 2020, 17:50

Тәлгать Таҗетдин мәчетләрне карантинга ни сәбәпле яптыра?

Русиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин коронавирус таралу сәбәпле, Русиядәге мәчетләрдә намазлар укуны туктатырга тәкъдим иткән.

Бу хакта “Говорит Москва” радиосы хәбәр итә. Тәлгать Таҗетдин фикеренчә, моны 5-6 кеше йөри торган авыл мәчетләрендә эшләмәсәң дә була. Ә менә зур шәһәрләрдә мәчетләрне карантинга ябу үзен-үзе аклаячак, дигән фикердә мөфти.
“Моны һәр мәчетнең башкарма органы хәл итә”, - дигән Тәлгать Таҗетдин.
Сүз уңаеннан, Таҗикстанда Нәүрүз бәйрәменә багышланган чараларны кичектергәннәр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми вәкиле Тарик Язаревич моңа кадәр иконаларны үбүдән баш тартырга өндәгән иде. Аның сүзләренчә, коронавирус иконалар өслегендә берничә көн сакланырга мөмкин, - дип яза Матбугат.ру.
-

Чыганак: shahrikazan.ru
Фото: cdum.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/t-lgat-ta-etdin-m-chetl-rne-karantinga-ni-s-b-ple-yaptyra-/
Читайте нас: