Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
4 март 2020, 12:15

“Туган тел – Аллаһтан әманәт”

6 мартта Уфаның “Ихлас” мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның “Гарәби матур язу сәнгате” күргәзмәсе ачылачак.

Чара “Ихлас” мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы рәсми вәкиллеге белән берлектә оештырылган.
Кыскача белешмә: Нәҗип Нәккаш - Татарстан сәнгать дөньясында үзенчәлекле рәссам. Ул соңгы елларда онытылган сынлы сәнгатьнең борынгы төре — гарәп каллиграфиясен яңарта.
Чара 10 сәгать 30 минутта башлана.
Шул ук көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ихлас” мәчетедә “Туган тел – Аллаһтан әманәт” дигән темага җомга вәгазе сөйләячәк.
Башлана 13 сәгатьтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллегенең матбугат хезмәте.

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Tugan-tel--Alla-tan-man-t-148315/

Читайте нас: