Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Динебез- Ислам
28 февраль 2020, 12:00

Изге Хаҗ юлына коронавирус киртә сала

Согуд Гарәбстаны Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарга барырга теләүче хаҗиларга вакытлыча керүне тыйды. Бу хакта Корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте һәм моны COVID-19 коронавирусын илгә кертүне булдырмый калу кирәклеге белән аңлатты.

Моннан тыш, ил җитәкчелеге Фарсы култыгы илләре хезмәттәшлеге советында катнашучы илләр һәм гражданнар өчен илгә керү һәм чыгуны чикләгән. Шулай ук, ул инфекциянең таралуын тоткарлау өчен башка илләрдә күрелә торган барлык чараларны хуплый һәм халыкны вирус килгән илләргә барыр алдыннан саклык чараларын күрергә чакыра, диелә министрлык белдерүендә.

Билгеле булуынча, Якын Көнчыгыш илләрендә әлегә 220дән артык зарарлану очрагы расланган. Иң күбе - Иранда, анда 139 чирле кеше теркәлгән, шуларның 19ы үлгән.

Русия Хөкүмәте 28 февральдән, эшлекле һәм гуманитар визитлардан тыш, Иран гражданнарына виза бирүне туктатырга карар итте.

27 февраль иртәсенә, Кытайның материклар өлешеннән тыш, COVID-19 коронавирусы белән авыручылар саны 3530га җиткән, ул тәүлек эчендә 627гә арткан. Кытайда (Гонконг, Тайвань һәм Макао белән бергә) 78 196 зарарлану очрагы һәм 2718 үлем очрагы теркәлгән.

Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Izge-Ha-yulina-koronavirus-kirt-sala-140445/

Читайте нас: