Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
25 Май 2022, 16:45

Баш имəгəн алар авыр язмышка

Илебез гүзəллеге, күркəмлеге өчен тырышкан

Баш имəгəн алар авыр язмышка
Баш имəгəн алар авыр язмышка

Сугыш чоры авырлыкларын үз иңендə күтəргəн, сугыштан соңгы елларда илебезне торгызуга зур өлеш керткəн өлкəн буын вəкиллəренең үткəн тормыш юлы, аларның язмышы гыйбрəтле һəм соклангыч. Нинди генə сынаулар аша узмаган алар, əмма катлаулыкларга бирешми, язмышлары өлешенə төшкəн кыенлыкларны лаеклы үткəреп, килəчəк буынга үрнəк булырлык матур итеп яши алган. Əлеге вакытта алар шушы шанлы елларның тере шаһиты булып тора. Урманкүл авылында гомер кичерүче Гөлнəфизə Нəбиулла кызы Зарипова шул чорларның барлык ачысын, михнəтен үз йөрəге аша үткəргəн кешелəрнең берсе. 97 яшен тутырса да, əле ул аек фикерле, гомер иткəн, балалар үстергəн нигезен саклап, биредə яши. Тормышның нинди генə сынауларын күрергə һəм кичерергə язмаган аңа, нинди генə эшлəр башкарырга туры килмəгəн?! Əмма ул бервакытта да язмышына зарланып, төшенкелеккə бирелеп утырмаган, җигелеп дөньясын көткəн, эшлəгəн. Тормыш ул чорларда гомер кичергəннəрне бик катлаулы, бормалары күп булган юллар аша атлатса да, адашмаган алар, горур басып алга атлаганнар, туган җиренең чын патриоты булып, илебез һəм безнең матур килəчəгебез өчен тырышканнар. — Балачактан эшли башладым, нилəр генə башкарырга туры килмəде: урманын да кистем, җирен дə казыдым, тырмасын да тарттым, Щучье Озеродан орлык та ташыдым, нəрсə кушсалар шуны үтəдем. Хəлдəн килəме-килмиме аңа карап торыш булмады, ачлык, ялангачлыкны əйтеп торырга да түгел. Сугышның көйдергеч җиллəре һəр гаилəгə кагылды. Ул вакыттагы кичерешлəрне, əрнеп елауларны берничек тə аңлатып булмыйдыр. Бар ир-егетлəр сугышта, авылда хатын-кызлар, балалар һəм олылар гына. Бөтен эш менə шушылар иңенə төште. Фронт өчен, туган илебез өчен тырыштык. Яшьлегебезне, балачагыбызны дəһшəтле еллар үз эченə алды. Əмма килəчəккə өмет белəн, ышаныч белəн яшəдек. Нинди генə җəфалар кичермəдек ул вакытларда?! Сугыш тəмамлангач та бик авыр булды əле, ярым җимерек хəлдəге авыллар, менə сүнəм-менə сүнəм дип торган тормышыбыз... Боларның барысын да җайга салынганчы байтак вакыт кирəк булды. Сугыштан исəн-сау кайткан Зарифҗан Мөхəмəтзариф улы белəн гаилə кордык. Өч балабыз дөньяга килде, — дип гомер йомгакларын сүтте Гөлнəфизə əби. Əлеге вакытта Гөлнəфизə əбинең бер кызы гына исəн-сау. Тормыш иптəшенең дə вафатына бик күп еллар. Инде оныклары да олыгаеп бара, туруннары да үсеп буй җиткəн. Кыш көннəрендə килененə барып яши, Гөлнəфизə əби. Ə инде карлар эреп, көннəр җылыту белəн гомер иткəн нигезенə тартыла. Чөнки аның барлык тормышы, хатирəлəре, бəхетле мизгеллəре шушы йортка, нигезгə бəйлəнгəн. Зарифҗан бабай белəн 60 ел бергə тату гомер итə алар һəм шушы йортны да бергəлəп салып чыгалар. Балаларының тəү башлап тəпи басуы, əти-əни сүзен əйтүе, хəлəл җефете белəн гөрлəшеп яшəгəн чаклары, барысы да шушында үткəн. Шуңа да кайда гына булса да, менə шул нигезне сагынып, юксынып тизрəк кайтырга ашыга ул. Күршелəре дə бик яхшы, изге күңелле кешелəр. Рəфис Тимершин һəрвакыт ярдəмлəшеп, булышып, Гөлнəфизə əбинең хəлен белешеп тора. Əйе, Гөлнəфизə əбинең тормыш юлы — олы тарих. Бер гасырга якын чорны үз эченə алган гомерендə нилəр генə күрмəгəн дə, нилəр генə кичермəгəн. Бу чорда яшəгəннəрнең тормышы бер китапка гына сыеп бетмəс иде. Аларның сабырлыгы алдында баш иябез һəм шушы буын кешелəре безнең өчен тормыш маягы булып тора. — Авырлыклар аша үтеп, менə шундый матур тормышка килеп җитү үзе бəхет бит ул. Язмыш миңа шушы рəхəт чорда да яшəү бəхете бүлəк итте, əмма бик картайдык кына, — ди Гөлнəфизə əби бераз ямансулап. — Килəчəк буынга тыныч тормыш телим, без күргəннəрне аларга күрергə язмасын иде. Гөлнəфизə əбигə сəламəтлек, җан тынычлыгы һəм йөз яшен дə бəйрəм итəргə язсын иде, дигəн телəктə калабыз.

Сөмбел Əслəмова.

Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: