Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Демография
11 август 2021, 11:30

Җәйге уеннар

“Күкчәчкә” балалар бакчасында күңелле чаралар еш үтеп тора. Бигрәк тә саф һавада уеннар балалар сәламәтлеге өчен бик файдалы. 10 августта да “Җәйге кызыклар” исемле күңелле уеннар үткән.

Җәйге уеннар
Җәйге уеннар

Балаларга кунакка бу көнне Җәй апа үзе килгән (Рушания Шәрәфетдинова “Күкчәчкә” балалар бакчасында музыкаль җитәкче). Ул кечкенәләргә матур теләкләр җиткергән. Балалар Җәй апага җәй турында сөйләгән, ямьле көннәрдә уйнала торган спорт уеннарын санап чыккан һәм уйнаганнар.Шулай ук фикерләү алымнарын үстерү буенча да кызыклы уеннар үткән. Эстафеталарда барысы да теләп катнашкан: “Калакта бәрәңге”, туп белән йөгерү, “Көнгерә”, “Тупны тапшыр”, “Кәрзингә эләктер” кебек уеннар бик күңелле узган. Чара ахырында Җәй апа балаларга сәламәтлек, акыллы, тырыш булуларын  теләгән, тәмлекәчләр белән сыйлаган.

Җәйге уеннар
Җәйге уеннар
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: