Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
14 гыйнвар 2021, 18:40

Үзизоляциядән соң эшерелеп бәбиләр туармы?

Демографлар фаразлавынча, Башкортстанда апрельдәге үзизоляциядән соң бәби-бум көтеләме икән?

Бу сорауга БРның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында җавап бирделәр.
Ведомство җитәкчесе Владимир Спеле аңлатуынча, бәби-бум турында сөйләргә әле иртәрәк.
“Без әле 2020 елның 9 ае мәгълүматларын күз уңында тотабыз. Апрель үзизоляциясе нәтиҗәсе буларак туым артуы көтеләме-юкмы икәнлекне берникадәр вакыттан соң гына, өр-яңа мәгълүматлар пәйда булгач, аңлаячакбыз”.
Шул арада, Росстат мәгълүматлары буенча, ил буенча да, төбәк буенча алганда да туымның кимүе теркәлгән. Мисал өчен, гыйнвардан ноябрьгә кадәр былтыр Башкортстанда 37 522 нәни туган. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 178 балага кимрәк. Узган елда ноябрьдә 3 114 сабый дөньяга килгән. Ягъни 2019 ел белән чагыштырганда 155 сабыйга азрак туган.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: