Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
18 сентябрь 2020, 11:05

Сабыйлар шимбә туа

Быел июньдә республикада балалар аеруча күп туган.

Башкортстанда елның 8 аенда 24 меңгә якын сабый дөньяга килгән. Социаль страхование фондының республика филиалы мәгълүматларын “Башинформ” агентлыгы китерә.

Сабыйлар ешрак шимбә көнне туа (3918 бала). Дүшәмбе көнне кызлар һәм малайлар бик яратмый (2462).

“Сабыйларга салкын февраль ае да ошамый – бу айда нибары 2907 бала туган, июнь ае барысын да уздырган — барлыгы 3303 нарасый дөньяга килгән”, — дип хәбәр итәләр төбәк Фондның матбугат хезмәтендә.

Агымдагы елда ешрак 34-35 яшьлек хатыннар бала тудыра. Гадәттә, бу - гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Сабыйларның уртача буе һәм авырлыгы үзгәрешсез кала — 51,89 см һәм 3,33 кг.

Фондта шулай ук соңгы өч айда йөкле хатыннарның саны бераз артуын билгелиләр.

Фото: kubnews.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Sabiylar-shimb-tua-460151/

Читайте нас: