Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
13 август 2020, 01:15

Һәр гаиләдә онытылмас, чагу вакыйга

Район ЗАГС бүлегендә агымдагы елда туган 100нче бала теркәлде. Юлиана һәм Руслан Бәдретдиновларның икенче балалары туган.

Район ЗАГС бүлегендә агымдагы елда туган 100нче бала теркәлде. Юлиана һәм Руслан Бәдретдиновларның икенче балалары туган.
Сабый 5 августта дөньяга беренче аваз салган. Руслан Рәлиф улы һәм Юлиана Евгеньевна улларына Давид дип исем кушкан. Давидның абыйсы – биш яшьлек Тимур туганы тууына бик куанган. ЗАГС бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Альбина Исламова бәхетле ата-анага туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бала туу – һәр гаиләдә онытылмас, чагу вакыйга. Бу - олы бәхет һәм зур җаваплылык, бу – язмыш бүләге. Якты дөньяга бала туу хатын-кызга тормышта иң мөһиме ана булу бәхете бүләк итә.
Читайте нас: