Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
2 август 2020, 23:05

“Якынча кырык мең бала туар дип өметләнәбез”

Башкортстанда 13 мең бала туган, 16,5 мең кеше вафат булган.

“2020 елда Башкортстанда якынча кырык мең бала туарга тиеш”, – диде БР Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова.

Агымдагы елның беренче яртысында 20278 бала туу турында акт төзелгән.
Туучылар саны узган елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда 613 сабыйга кимрәк, дигән сүз.

“Гомум тырышлык белән без туучы балалар санының ныклап кимүен бераз туктатуга ирештек.
2017 елдан башлап, ай саен туучылар саны артуы күзәтелә.

Гаиләләрдә өченче бала туу ешрак күзәтелә. 2019 елның гыйнвар-апреле белән чагыштырганда, өченче бала туу очраклары ике процентка арткан. Дүртенче һәм аннан күбрәк балалар туу очраклары арта.

30-39 тирәсендә, бала тудыру яшендәге хатын-кызлар белән эшләү үз нәтиҗәсен бирә, дип уйлыйм. Дүрт төп юнәлештән торучы эшчәнлек: бала тудыруга мөмкинлек бирүче сәламәтлекне хәстәрләү, миграцияне киметү, инфраструктураны үстерү, балалы гаиләләрнең уңай якларын пропагандалау үз нәтиҗәләрен бирә”, – диде министр ханым.


Бүген Башкортстанда балалар санын арттыру юнәлешендә алып барылган эшләр РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында алып барыла.

Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: twitter.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/demografiya/Yakincha-kirik-me-bala-tuar-dip-metl-n-bez-391909/
Читайте нас: