Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Демография
13 июнь 2020, 19:35

ИКЕЛӘТӘ АРТТЫ

“Демография” милли проектына ярашлы, яшь ярымга кадәр беренче баланы тәрбияләүгә түләнеләчәк пособие күләме 3375 сумнан 6752 сумга кадәр артачак. Шуңа ярашлы законга РФ президенты Владимир Путин кул куйды. #ВладимирПутин

Исегезгә төшерәбез: бала тәрбияләү буенча пособиене арттыруны президент үзе тәкъдим итте. Аның сүзләренә ярашлы, пособие эшләмәүче гражданнарга, шул исәптән студентларга түләнеләчәк. Кагыйдә буларак, алар ярдәмгә мохтаҗлык кичергән яшь ата-аналар.
Моннан тыш декрет отпускасы вакытында эшсез калучыларга пособие күләме арта. Ул 6 мең сумнан 13504 сумга кадәр җитәчәк. Бу ярдәм чарасы эшсез калган йөкле аналар һәм шулай ук баланы тәрбиягә алучылар ягъни опекуннарына күрсәтеләчәк.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
https://yantann.rbsmi.ru/articles/common_material/Ikel-t-artti-315677/
Читайте нас: