Ышаныч
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
17 Май 2020, 19:50

Һәр балага 33 мең сум түләнәчәк

Балалары булган мохтаҗ гаиләләр июнь аенда ук бер балага 33 мең сум тирәсе акча ала алачак, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.

"Без гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган мохтаҗ гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү рәсмиләштерергә мөмкин дигән карар кабул иттек. Моны 1 июльдән түгел, ә 1 июньдән эшләргә кирәк.

Игътибарны шуңа юнәлтәм мондый түләүләр, Юлламада әйтелгәнчә, агымдагы ел башыннан алып исәпләнә. Шулай итеп, июнь аенда ук гариза биреп, гаилә агымдагы елның беренче яртысында тиешле акчаларны бер тапкыр алачак", - диде Президент Вдадимир Путин Русиядә санитар-эпидемиологик хәл мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.

Ул ассызыклаганча, бу - һәр балага уртача 33 мең сум.

Фото: utro.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/r-balaga-33-me-sum-t-l-n-ch-k-273047/

Читайте нас: