Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
25 март 2020, 12:45

Башкортстанда яшь әниләр өчен яңа проект

Хатын-кызларга декрет ялында бушлай һөнәри осталыкларын арттыру яки яңа белгечлек алу мөмкинлеге барлыкка килде. Башкортстанда яшь әниләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төбәк проекты эшли башлады.

Әлеге программа нигезендә, эш бирүче ярдәме белән белем күтәрергә, яки яңа һөнәр үзләштерү өчен белем бирү сертификаты алу мөмкинчелеге бирелә.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының белгеч-эксперты Зөлфия Камалова әлеге проектның нечкәлекләре белән таныштырды.

- Дәүләт хисабына декрет ялында булган хатын-кызлар гына түгел, 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче эшсез әниләр дә укый ала. Программа нигезендә, 3 айга кадәр стипендия түләү каралган. Стипендия һәм уку өчен сертификатны мәшгульлек үзәге бирә. Бер айга стипендия күләме 13,9 мең сум. Сертификат күләме 46,3 мең сум тәшкил итә.Төбәк проекты яшь әниләргә яңа һөнәрләр алырга мөмкинлек бирә. Дәүләт мәшгульлек хезмәтенең уку-укыту үзәге 37 белем бирү программасы тәкъдим итә,-диде министрлык вәкиле.

Төбәк программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм биш елга исәпләнгән.

Быел һөнәри әзерлек программасы буенча, 1200 дән артык хатын-кыз белем алачак. Ярдәм чараларын алу өчен эш бирүчегә, яки халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ГТРК Башкортостан
Фото: ГТРК Башкортостан
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Bashkortstanda-yash-nil-r-chen-ya-a-proekt-183314/
Читайте нас: