Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
20 март 2020, 14:55

Бала тәрбияләүчеләрнең һәркайсы дәүләт ярдәмен алачакмы?

Бу ярдәмне алу өчен гариза 2020 елның 1 июленнән кабул ителә башлаячак.

Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектларының һәр юнәлешенең нигезе - халыкның яшәү шартларын яхшырту, гражданнарның иминлеген булдыру. Аеруча бала тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартын яхшырту, аларның матди хәлен ныгытуга корылган ул.

Күптән түгел ил Башлыгы 3-7 яшьлек бала тәрбияләүчеләргә ярдәм күрсәтү турындагы башлангычны да гамәлгә ашыра башлады. Аны кемнәр алачак соң?

1. Баланың әти-әнисе Русия Федерациясе гражданнары булса.
2. Бала Русия Федерациясе гражданы булса.
3. 2020 елда гаиләдәге һәркем өчен уртача керем 9804 сумнан артмаса.
4. Балага 3-7 яшь булса (7 яше тулганнар да моңа карый).

Быел бу түләүләрнең күләме - 4894,50 сум. Аны алу өчен республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның адресын mintrud.bashkortostan.ru һәм rcspn.mintrud.rb сайтларыннан белергә була.

Шулай ук республиканың күпфункцияле үзәкләрендә (www.mfcrb.ru) һәм дәүләт хезмәте бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) да моңа кагылышлы мәгълүмат бар.

Фото: culture,ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Bala-t-rbiyal-chel-rne--rkaysi-d-l-t-yard-men-alachakmi-175795/

Читайте нас: