Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Демография
12 март 2020, 19:05

Ана капиталын алу мәшәкате кыскара

Ана капиталына сертификатлар тарату Русиядә автомат рәвештә биреләсе социаль хезмәтләрнең беренчесе булачак. Бу хакта Русиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Үзгәрешләр 15 апрельдә үз көченә керәчәк.

Бала туу белән бәйле мәгълүматны ЗАГСның Бердәм реестрыннан Пенсия фонды үзаллы табып беләчәк.

Анда сертификат бирелүгә комачаулаган чикләүләр бармы-юкмы икәнен тикшерәчәкләр. Әгәр андый каршылыклар булмаса, документны рәсмиләштерәчәкләр һәм сертификат иясенә хәбәр итәчәкләр.

Сертификатны бирү турындагы уведомлениене ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына һәм шунда күрсәтелгән телефон номерына җибәрәчәкләр. Әгәр ана кеше дәүләт хезмәтләре порталында теркәлмәгән икән яисә бала хакындагы мәгълүматлар бердәм реестрда булмаса, күп функцияле үзәкләргә яисә Пенсия фонды бүлекләренә гариза язарга мөмкин. Бу очракларда ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү сроклары 15тән 5 көнгә кадәр кыскарачак. Аның әзерлеге хакында Пенсия фондының бердәм элемтә үзәге хезмәткәрләре хәбәр итәчәк.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/demografiya/Ana-kapitalin-alu-m-sh-kate-kiskara-161306/
Читайте нас: