Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Демография
6 март 2020, 17:50

Күп балалы әни пенсиягә иртә чыга?

Сигез яшькә кадәр биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән күп балалы әниләр картлык буенча пенсиягә 50 яшьтән чыгарга хукуклы.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгуны теркәү өчен күп балалы әниләрнең 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш.

50 яшьтән пенсия билгеләүгә шулай ук ике яки аннан күбрәк бала тудырган һәм Ерак Себер районнарында 12 елдан ким булмаган хезмәт стажына ия булучы хатын-кызлар, шулай ук инвалид баласын 8 яшькә кадәр тәрбияләүче опекуннар хокуклы.

Быел Башкортстанда 5 һәм аннан күбрәк бала тапкан 52 хатын-кыз алдан пенсиягә чыгачак.

Гамәлдә булган пенсия законына ярашлы, өч һәм дүрт бала тапкан күп балалы хатын-кызлар шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Әгәр хатын-кызның өч баласы бар икән, ул пенсиягә 57 яшьтән, дүрт баласы бар икән, 56 яшьтән чыга алачак. Ягъни гомум билгеләнгән пенсия яшеннән 4 елга иртәрәк.

sheksnainfo.ru

Автор : Гөлара Арсланова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/K-p-balali-ni-pensiyag-irt-chiga-151380/
Читайте нас: