Ышаныч
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август 2021, 09:45

Утлы өермә күккә ашкан

Бу коточкыч күренешне ничек аңлатырга?

Утлы өермә күккә ашкан
Утлы өермә күккә ашкан

19 августта Хәйбулла районында коточкыч утлы өермә чыккан. Бу хәлне видеога төшереп алганнар. Аны төшерүче ир вакыйганы болай шәрехли:

"Хәйбулла районында Бүребай бистәсенә янгын якынлаша. Акылдан язарлык, мин мондый хәлне күргәнем юк иде. Ялкын яна-яна өерелә".

Утлы өермә видеосы "Фобос. Табигать катаклизмнары һәм һәлакәтләре" халыкара аккаунтына да куелган.

"12 сәгать 9 минутта Бүребай авыл Советының көтүлек биләмәләрендә Бакча һәм Бүребай торак пунктлары арасында 5 гектар мәйданда корыган үлән янды. Ачык януны бетерү вакыты - 17.56», - дип шәрехләделәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Ял көннәрендә моңача күрелмәгән эсселек булуы ихтимал, ут белән сак булыйк!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Утлы өермә күккә ашкан
Утлы өермә күккә ашкан
Автор:https://kiziltan.ru/articles/budni/2021-08-20/utly-erm-k-kk-ashkan-2471239
Читайте нас: