Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 март 2021, 22:40

Ике айга якын комада яткан үсмер вафат

Уфада спорт чарасы вакытында комага киткән 13 яшьлек үсмер үлгән.

Табиблар ике ай дәвамында аның гомере өчен көрәштеләр. Әмма спортчы үсмер һушына килә алмыйча ваат булды. Бу хакта аның әнисе хәбәр итте.
Моңа кадәр язуыбызча, бәхетсез очрак 30 гыйнварда Бакалының спорт мәктәбендә булган иде. Ул көнне көрәш буенча узышлар үткән. Спарринг вакытында 13 яшьлек үсмер уңышсыз прием куллана да аркасы белән маты өстенә егыла. Спортчы һушын югалта һәм комага китә.
Бер айга якын баланы үзәк район хастаханәсендә дәвалыйлар, аннары Уфага Республика балалар клиник дәваханәсенә күчерәләр. Әмма башкала табиблар үсмергә ярдәм итә алмыйлар – аның арка миенә зыян килгән.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү эшен дәвам итә. Җинаять эше моңа кадәр “Саксызлык буенча сәламәтлеккә зур зыяе салу” маддәсе буенча алып барылса, хәзер ул “Тиешенчә күрсәтелмәгән хезмәтләр аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсенә квалификацияләнергә мөмкин.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: ufatime.ru
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: