Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 март 2021, 15:20

Дүртөйледә - "Кырым язы"

Дүртөйле районында Кырымның Русиягә яңадан кушылуы уңаеннан 18-21 мартта төрле мәдәни чаралар оештыру каралган.

"Кырым язы" дип аталган чараларда районның барлык мәдәният йортлары, китапханәләр катнаша.

Бүген Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә "Кырым" кинофильмы күрсәтелә.
Район Мәдәният сараенда һәм Бәйгелде авылы мәдәният йортында "Гүзәл Кырым" дип аталган фотографияләр күргәзмәсе оештырылган.

Әсән авылында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында яңарыш кичергән модельле китапханәдә 18-21 мартта "Русия һәм Кырым - яңадан бергә" дип аталган зур китап күргәзмәсе эшли. Ә Семилетка һәм Исмаел авыллары мәдәният йортларында рәсем сәнгате студиясендә шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләрнең иҗат җимешләреннән "Кырым язы" дип аталган күргәзмә ачылган.
Кырымның яңадан Русиягә кушылуы уңаеннан бу көннәрдә "түгәрәк өстәл"ләр, викториналар һәм башка фәһемле чаралар планлаштырылган.

Шул ук вакытта теләгән һәркем социаль челтәрләрдә үзен Кырым белән бәйләүче якты хатирәләре, чагу фотолары белән уртаклаша ала.

Фото: М. Латыйпова.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Читайте нас: