Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 март 2021, 12:20

Хәтер югалту өлкәннәр авыруы

Сипайлово микрорайонында тышкы киемсез олы хатынны очратканнар.

Уфаның ярдәмчел кешеләре пенсионерны җылытырга өйләренә алып кергәннәр. Ләкин өлкән яшьтәге хатын кайда яшәгәнен әйтә алмаган. Бу хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Хатын-кыз үзен Миронова Валентина, дип таныштырган.
Уфада яшәүчеләр пенсионер фотосурәтенә игътибар итүне сорыйлар, бәлки кемдер хатын-кызны танып беләдер. Бергәләп, югалган хатынның язмышын һәм яшәгән җирен ачыкларга ярдәм итә алабыз. Игътибарлы булыйк!

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: bash.news
Фото: bash.news
Читайте нас: