Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 март 2021, 16:30

“Трактор биатлоны”нда - безнекеләр дүртенче

Удмуртиядә үткән “Трактор биатлоны”да безнең якташлар – Тәтешле районы командасы – дүртенче урынны яулады.

“Урожай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан Илсур Зәйдуллин бу ярышта килгән кунак командалар арасында үзен иң көчлесе итеп танытты. Барлык призлы урыннарны ярыш хуҗалары – Удмуртиянең трактор биатлонистлары – яулады. Күрше республикада башланган уеннар Русиянең башка аграр төбәкләрендә дә зур тизлек белән популярлык яулый бара.
Быел МТЗ-82 тракторын йөртү осталыгын һәм экстремаль шартларда утлы рубежларда төз ату осталыгын күрсәтү ярышына биш төбәк вәкилләре килде – болар Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Татарстан һәм Башкортстан.
Беларусь Республикасыннан килгән вәкилләр бик актив булдылар – аларның делегациясендә 12 кеше иде.

Автор : Таҗиева Руфина
Читайте нас: