Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 март 2021, 14:05

Тоткыннар чәчәк үстерә

Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала шул инде.

Стәрлетамакта урнашкан 6нчы колония-поселение 2 меңнән артык лалә үстергән.

Колониянең «Теплица» участогы чәчәк үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә. Гыйнвар аенда теплицаларда сигез сорттагы лалә суганчалары утыртылган: ак принц, кызыл освард, каламбус һәм башкалар.

Чәчәкләрне тоткын Анастасия Казакова карый, аның өчен мондый эш хатын-кызлар бәйрәменә күңелле әзерлек булган.

"Миңа чәчәкләр үстерү һәм көн саен аларның ничек үсүен күзәтү ошады. Минем өчен бу беренче тәҗрибә. Чәчәкләр белән мондый эш эстетик ләззәт китерә һәм кәефне күтәрә. Һәм тагын барлык кызларның да 8 мартка лаләләрдән шундый нәфис букетлар алуын телим".

Бүгенге көндә язгы чәчәкләр киселгән һәм төрелгән инде.

Барлыгы колония теплицасында 27 сорт чәчәк үстерелә. Иң популяр гөл булып петуния тора. Шулай ук, биредә ландшафт дизайны өчен аллисум, агератум, бәрхет гөле, вербена, арыслан тамагы, портулак, сальвия, цинерария үсә.

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: