Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 февраль 2021, 14:55

Уфа - Ырынбур юлында 39 машина бәрелешкән

Ничә кеше каза күргән?

Авыргазы районында кичә көндез Уфа - Ырынбур автоюлының 79-181нче километры участогында буран, көчле җил һәм начар күрүчәнлек нәтиҗәсендә зур юл-транспорт һәлакәтләре булган - дүрт авариядә 14 кеше зыян күргән. Башкортстан Республикасының ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 39 машина бәрелешкән. Аварияләрдә ун кеше, шул исәптән 16 һәм 12 яшьлек ике кыз, зыян күргән.

Вакыйга урынына биш ЮХХДИ экипажы җәлеп ителгән, алар юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларга автомобильләрдән чыгарга булышкан һәм һәртөрле ярдәм күрсәткән.

«Урам-юл челтәрен тикшергәндә юлның эксплуатация хәлендә җитешсезлекләр ачыкланмады. Тикшерү башланды, аның барышында юл-транспорт һәлакәтләренең барлыкка килү сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыкланачак», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Бүген дә юлларда кичәге кебек үк буран, көчле җил. Сак булыгыз, я юлга чыгудан тыелып торыгыз!

Фото: пресс-служба ГИБДД РБ

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: