Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 февраль 2021, 11:50

Улы кредит "үрчеткән", үзе чәчәк үстергән

Уфада яшәүче гаилә үзе дә белми миллионлаган сумга кредитка баткан. Шулай да буламыни?

Аларга тәүлегенә, ким дигәндә, 50 тапкыр шалтыраталар. Телефонда - берничә банк һәм дистәгә якын микрофинанс оешмасы вәкилләре. Документлар буенча, Мәхмүт Үзбәк улы бер миллион сумга якын кредит алган, ә чынында 2нче төркем инвалид ир - алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән җәфа чигүче Ринат улының бәхетсез әтисе.

"Без мондый кредитларыбыз барлыгын белмәдек тә, тыныч кына яши бирдек, бакчада чәчәкләр үстердек", - ди Мәхмүт Сәхибгәрәев.

Ата-ананың банк карталары күз алдында яткан. Алар әлеге финанс аферасын улларының дусты Дамир Фәрхетдинов оештырган дип исәпли. 2008 елда Фәрхетдиновны ФСБ хезмәткәрләре тоткарлый һәм шул ук елда аны Pinch дип аталган троян вирусы өчен ел ярымга хөкем итәләр.

Ринат үзе сөйләвенчә, бурычка батарга аны чыннан да Дамир этәргән. Бу хакта ул хокук саклаучыларга да белдергән, әти-әнисен аклау бәрабәренә төрмәгә утырырга да риза. Тик, нигәдер, алар җинаять эше кузгатырга ашыкмый. Инде кредиторлар үзләре бу мәсьәләне хокукый яссылыкта хәл итәргә җыена - алар ягыннан да полициягә мөрәҗәгать булачак.

Шунысы аңлашылмый: ничек итеп алар кешенең үзен, документларын күрми торып, аңа миллионлаган сум кредит рәсмиләштергән? Ничек кенә булмасын, үз йортыңда да уяу булырга, банк карталарын, документларны ераграк алып куярга кирәк!

Фото: "БСТ"


Автор: Резида Валитова

Читайте нас: