Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 февраль 2021, 11:55

Кайтырыма өмет бар әле...

Поездда очраклы компаниягә юлыгу солдатны гомерлеккә туган ягыннан аера

“Киев – Павлодар” поезды мине, Совет армиясе сержантын, Казахстан далалары буйлап командировкага алып китеп бара. Вагонда тагын ике кеше бар. Урта яшьтәге күзлекле ир сары төстәге портфелен бер минутка да кулыннан ычкындырмый. Вакыты-вакыты белән күзен йомып-йомып ала.
Икенчесе — 50-55 яшьләр­дәге кырыс карашлы, баһадир гәүдәле бер абый. Ул көрәк кебек кулына конверт тоткан.
— Кому горячие беляши? — дигән тавышка барыбыз да сискәнеп киттек.
Минем төкерекне йотып утырганны сизгәндер инде, кырыс карашлы абый: “Әйдә, солдат белән икебезгә бер унны бирегез” , — диде. Мин, кирәкми дип, тарткалашып карадым, ләкин абый кеше, аша, сержант, беләм ашыйсың килгәнен, дигәч, күп уйлап тормадым, сыйланырга тотындым.
Ул, конвертын өстәлгә куеп, ашыкмый гына ашый башлады.
Конверт тышындагы адреска күз салдым, хат Башкортстаннан иде.
— Абый, сез минем якташ булып чыктыгыз бит. Мин дә Башкортстаннан, — дип шатланып кычкырып җибәрдем.
Ул җавап бирергә ашыкмады, бәлешне ашап бетереп, авызын сөртте дә, көрсенеп кенә:
— Әйе, мин дә Башкортстаннан, Аскын районыннан, — диде.
— Абый, мин дә Аскыннан. Сез нинди авылдан?
Абыйның күзләрендә бер мизгелгә генә шатлык очкыннары кабынды, йөзендәге кырыслык юкка чыкты, ләкин ул тиз генә үзен кулга алып, элекке халәтенә кайтты.
— Исәнме, якташ, ничек анда хәзер тормыш, үзгәрешләр күпме? — дип сорады һәм җавап биргәнне көтеп тә тормый сөйли башлады.
— Егерме биш еллап вакыт үтте инде, армиягә алдылар да, Казахстанга җибәрделәр. Әйбәт хезмәт иттем, физик яктан әзерлегем дә әйбәт булды, балачактан эшләп үскәнгәдер инде, армия хезмәте авыр булмады. Хезмәтне тутырып, менә шул ук поезд — “Киев – Павлодар” белән кайтырга чыктык. Ләкин – кайтып җитеп булмады.
Эчкәнем юк иде минем армиягә кадәр, андый уй башыма да кереп чыкмады. Әле дә авылга кайту теләгеннән башка бер уем да юк иде. Тизрәк авылга, Төй буена, әнине күрергә ашкынды күңел.
Менә шундый хыяллар белән кайтып барганда вагонга бер төркем яшьләр килеп керде. Вагон тиз арада уен-көлке, шатлык белән тулды. Зур-зур рюкзакларын өскә урнаштырдылар да, күп уйлап тормыйча, гитарада уйнап җырлый да башладылар. Кемдер өстәл әзерләде. Без дә хезмәттәшем Юра белән “сухой паекка” бирелгән тушенкаларны чыгардык. Өстәлгә бер шешә “Московский” да килеп утырды.
Яшьләр яшьләр инде, күптәнге танышлары сыман күреп сөйләштеләр. Шул ук вакытта безне сыйларга тырыштылар. Кабатлап әйтәм, эчү уемда да юк иде. Тизрәк кайтырга. Кайтырга... Тиздән кайтып җитәчәгем турында әнигә хат та язган идем.
Аракы салынган стаканны Оксана дигән кыз миңа сузды.
— Я, солдат, нигә эчмисең? — дип тутырып миңа карады.
— Гафу итегез, эчкәнем юк минем, — дип җавап бирдем.
Оксана башын артка ташлап, кычкырып көлде. Мин үземне ихтыярлы кеше, дип саный идем. Ләкин бу кыз алдында югалып калдым, кызардым, тотлыктым һәм стаканны эләктердем дә бетереп эчеп куйдым.
Күп тә үтмәде, алар минем якын дуска әйләнде, Оксана иң чибәр кыз булып күренә башлады, туган авыл томан арасына кереп югалды. Уянып киткәндә мин бер станциядә милиция участогында идем. Студентлар юк, хез­мәттәшем юк, үзем берни дә аңламыйм. Калганы куркыныч төш сыман булды. Мине, кеше үтерүдә гаепләп, 10 елга утыртып куйдылар. Шаһитлар күрсәтүе буенча, бер егет белән сүзгә килешеп, тамбурга чыкканбыз һәм мин үзем генә кире әйләнеп кергәнмен. Ә теге егетне тимер юл буенда тапканнар.
Әни мине көтеп алалмады, кайгысын күтәрә алмыйча, чирләп үлеп китте.
Мин срокны тутыргач, Казахстанда калдым. Авылга кайтырга оялдым. Хәзер монда төпләндем, гаилә кордым, балалар үстердем. Ләкин авылымны әле дә сагынам. Ел саен отпуск алып, менә шушы поезд “Киев – Павлодар”га утырып юлга чыгам һәм менә 12 ел кайтып җитә алмый, кире борылам.
Абый тәрәзәгә карап тын калды.
— Ә, бу нинди хат соң? — дип сорады.
— Классташым язган.... Классташлар очрашуына чакырган. Белмим, кайтып җитә аламмы, юкмы...
Шул арада башка түбәндәге шигырь юллары килде.
Кайталмасмын ахры
туган якка,
Анда исми язмыш җилләре.
Суындылар инде, ялкынланып,
Дөрләп янган минем хисләрем.
Бормаланып ага Төй сулары,
Борылып-борылып ага еракка.
Кайталмамын, ахры,
туган якка
Буйсынырмын инде язмышка.
Рөстәм Казыйханов.
Фото: trv-muji.ru

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: