Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2021, 11:35

Бер бүре дүрт җанны кыйган

6 февраль төнендә Баймак районының Мерәс авылында бүре йөргән.

Ул дүрт йорт этен өзгәләп үтергән. Кыргый хайванның бер этне чәйнәп өзүе видеокүзәтү камерасына эләккән.

Урман хуҗасы башта үз корбанына бик озак карап тора, аннары кинәт һөҗүм итә, эт чылбырда була һәм аннан кача алмый.

Урындагы халык хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә, бүре дүрт йорт этен: ике өлкән һәм ике яшь хайванны өзгәләгән. Аларның урынында сөякләр һәм тире генә табылган.

Бу ерткычның кешегә очравы турында уйлавы да куркыныч...

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: