Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2021, 16:40

“Алимент түләмәсәң — балтырган чап”

Ленинград өлкәсендә алимент буенча бурычлары булганнарны Сосновский балтырганын чабарга мәҗбүр итәчәкләр.

Моның өчен төбәк властьлары үз территориясендә аның тамырын корытыр өчен өстәмә акча һәм көч бүлгәннәр.
Ленинград өлкәсендә 2021 ел балтырганга каршы көрәш елы итеп игълан ителгән. Өлкә губернаторы Александр Дрозденко балтырганны юк итүне җәмәгатьчелек эшләре исемлегенә кертергә тәкъдим иткән.
2020 елда “Алимент түләмәсәң — балтырган чап” акциясен Тельман авыл советы уңышлы үткәргән. Алимент түләмәүчеләр Ижор елгасы яраларында балтырган чапкан. Анда балтырганны химик юл белән юк итү тыелган.
Быелгы җәйге сезонда чүп үләне белән көрәшкә 65 миллион сум тотыначаклар.
Американың “Нью–Йорк Таймс” басмасы Русия территориясен елдан-ел күбрәк балтырган баса дип язып чыккан. Авторлар чүп үләнен “агулы килмешәк” дип атаган, чөнки ул Үзәк Русия болыннарыннан башка үсемлекләрне кысрыклап чыгара.
Былтыр июльдә Мәскәү кала думасы үз участокларыннан Совновский балтырганын чапмаган өчен штраф салу турында закон кабул иткән.
Сосновский балтырганын СССР чорында терлек өчен арзан азык сыйфатында культивацияли башлыйлар. Үсемлек агулы.

Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента.ру
Фото: kccc.ru
Читайте нас: