Ышаныч
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 февраль 2021, 13:35

"Калкан һәм роза" ияләре кемнәр?

Кичә "Торатау" Конгресс-холлында көч министрлыклары һәм ведомстволарының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. "Щит и Роза" иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы Уфада беренче тапкыр узды.

Бүләкләү тантанасында республика җитәкчелеге вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, танылган сәясәтчеләр, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлавын җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә һәр көч ведомствосында кадрларның 20-30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Алар җинаятьчелек белән көрәшә, иҗтимагый иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итә, шул ук вакытта яраткан хатын-кызлар, кайгыртучан әни һәм гаилә учагын саклаучылар да булып калалар.

- Бүген Башкортстанда без беренче тапкыр "Щит и Роза" премиясен тапшыру тантанасын уздырабыз. Русиядә ул 13нче тапкыр уздырыла. Без хокук саклау органнарының 11 министрлык һәм ведомстводан 28 хезмәткәрен хөрмәтлибез. Минемчә, бу бик яхшы чара, һәм республикада ул ел саен узачак. Без кызларыбызның уңышлары белән горурланабыз, чөнки алар ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә авыр хезмәт алып баралар, үз көчләрен, сәламәтлеген кызганмыйлар, иң катлаулы бурычларны үтиләр, - дип билгеләп үтте Ирек Сәгыйтов.

Тантанага премияне уздыру башлангычларының берсе - Русия сәясәтчесе, Русия Дәүләт думасы депутаты, отставкадагы милиция генерал-майоры, Русия Президенты киңәшчесе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре ассоциациясе президенты һәм Русия махсус хезмәт хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Асламбек Аслаханов килде. Мөхтәрәм кунак безнең республикага өченче тапкыр килә һәм ул биредә ничек яшәргә кирәклегенә үрнәк күрсәтүче гүзәл затлар яшәвен билгеләп үтте.

Фото: Ример Насретдинов

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: