Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
2 февраль 2021, 18:45

Төнлә керәләр, иртән чыгалар...

Уфада әлегә бердәнбер айныткыч кына эшли.

Шушы елдан төбәкләр айныткычлар ачу буенча вәкаләтләр алды. Хәзер бу учреждение­ләргә исерекләрне полиция хезмәткәрләре рөхсәтеннән башка да китереп бирергә мөмкин булачак. Әле хакимият алдында берничә ел элек бетерелгән учреждениеләрнең форматын эшләү бурычы тора.

Ә Уфада бер айныткыч ниндидер кодрәт белән сакланып калган. Әлеге йортның клиентлары өрәкләр кебек. Алар монда, нигездә, төнгә таба барлыкка килә. Һәм, кагыйдә буларак, иртәнгә кадәр кала. Бүген ул — Уфада эшләүче бердәнбер айныткыч.
“Иң күп килүчеләр көзге-кышкы чорда. Биредә кеше чишендерелә, аны карап чыкканнан соң, палатага озаталар, анда аңа койка-урын һәм урын-җир кирәк-ярагы бирелә. Әгәр нәрсә дә булса канәгатьләндерми икән, теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә мөмкин”, — ди социаль-тернәкләндерү үзәге бүлеге мөдире Илшат Әхияров.
Социаль-тернәкләндерү үзәге 10 ел элек, илдә айныткычлар системасы бетерелгәч, ачылган. Аның асылы үзгәрмәгән диярлек, әмма хәзер кешене аның теләге белән генә алып килергә мөмкин. Ә андыйлар аз түгел икән. 2010 елдан бирле учреждениедә 119 меңнән артык исерек клиентка хезмәт күрсәтелгән. Аларны полиция һәм хәтта ашыгыч ярдәм дә алып килгән.
Асылда, айныткыч — исерек кеше йоклый һәм һушына килә ала торган урын. Аңа медицина ярдәме, гадәттә, кирәкми, ә менә урамда калдырсаң, туңарга яки җинаять кылырга мөмкин. Парламентарийлар яңадан айныткыч статусын закон дәрә­җәсендә беркетергә карар кылганда шушыңа таянды да.
“Рәсми статистика исерек килеш кылынган җи­наятьләрнең 35 процентка артуы турында сөйли, исе­рек хәлдәге кешеләргә карата җинаятьчелек кылучылар да арткан”, — ди Дәүләт думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча комитеты рәисе Александр Хинштейн.
Сүз уңаеннан, Уфадагы айныткыч хәзер шәһәр бюджеты исәбенә эшли. Еллык карап тотуга 15 миллион сум тирәсе акча тотыныла. Шул ук вакытта исерек клиентлар үзләре бер тиен дә түләми. Закон чыгаручылар исә яшәү өчен тәкъдим ителгән сумманы мең ярым сум тирәсе билгеләргә тәкъдим итә. Әгәр кешене, мәсәлән, туңганнан соң кире тормышка кайтаруга киткән суммалар белән чагыштыр­саң, ул дәүләткә күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк.
Табиблар исерек кеше еш кына ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеген үзе хәл итә алмый, диләр. Нәкъ ме­нә шуңа күрә параллель рәвештә “Полиция турында”гы законга үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр хокук сакчыларына исерек кешеләрне айныткычларга илтергә рөхсәт иткән. Хәзер республикада мондый учреждениеләрнең кайсы форматта оештырылачагы мәсьәләсе карала.


Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: