Ышаныч
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 ноябрь 2021, 16:25

Әнием самовары

Без сезнең игътибарыгызга якташыбыз Альфред Хаҗимуллинның "Әнием самовары"  дигән  шигырьен тәкъдим итәбез.

Әнием самовары
Әнием самовары

Әнием самовары
Әниемнең төсе булып
Калды җиз самовары.
Җыя бергә, бер табынга
Туганнарымның барын.
Әйтерсең лә әнкәем,
Чынаякларга чәй коя.
Безнең янда йөгереп йөри
—Күңелем шулай тоя...
Күңелемдәге сагышларны,
Сөйлим мин самоварга.
Тыңлый-тыңлый безне самовар,
Тулгандыр моңга-зарга.
Самовар да әйткән сыман,
Әнкәм тавышы белән:
— «Тормыш балам, уза шулай,
Моңы, сагышы белән...
Сабыр булың, чыдам булың,
Бирешмәң авырлыкка.
Сабыр төбе — сары алтын,
Ни җитә сабырлыкка!»
Тезелешеп утырганбыз,
Бергә өстәл артына.
Уртада самовар җырлый,
Мәңгелек тормыш хакында.
Әнием тавышы мы ни,
Шул тиклем моңлы инде!
Чәемне дә эчә алмыйм-
Күңелем тулды инде!
Әнием исемә төште
Уйларым өер-өер....
Чынаякны читкә куйдым,
Тамак төптә — бер төер... 

Альфред Хаҗимуллин.
Аскын авылы.
Әнием самовары
Әнием самовары
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: